Шәһри Казан

Казахстанда Муса Җәлилгә һәйкәл ачылды (+фото)

Казахстанның Усть-Каменогорск шәһәрендә Советлар Союзы Герое, татар халык шагыйре Муса Җәлилгә һәйкәл ачылды.

Һәйкәлне ачу һәм чәчәкләр салу тантанасында, Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча, Татарстан Мәдәният министры Айрат Сибагатуллин җитәкчелегендә Татарстан делегациясе катнашты.

- Муса Җәлилнең батырлыгы үлемсез, аның бөек сүзе - гаиләгә, туган җиренә, Ватанына мәхәббәт турында. Аның исеме дөнья шигъриятенә уеп язылган. Муса Җәлил - безнең горурлыгыбыз, бүген һәйкәл ачу - аңа хөрмәт күрсәтү. Бу ышаныч, өмет һәм мәхәббәт өчен көрәштә уртак җиңүчебез, - ди Казахстан республикасы Парламенты Мәҗлесе депутаты Светлана Ферхо. Татарстанның Мәдәният министры Айрат Сибагатуллин исә тарих турында хатирәләрне ныгыта торган мондый гамәлләр аша без якташларыбызның батырлыгын буыннан-буынга тапшырабыз, - ди.

Реклама

Фото: 7232.kz

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: