Шәһри Казан

«Казан» агросәнәгать паркында икмәк-күмәч һәм кондитер эшләнмәләре ярминкәсе оештырыла

«Казан» агросәнәгать паркында 31 гыйнварда икмәк-күмәч һәм кондитер эшләнмәләре, шулай ук ярма һәм майонезлар ярминкәсе узачак.

Реклама

Күргәзмәдә республикада җитештерелгән икмәк-күмәч, кондитер һәм макарон эшләнмәләре, ярма, майонез, кетчуп һәм джемнар тәкъдим ителәчәк. Бу көнне агросәнәгать паркына «Казанның 2нче икмәк пешерү заводы», «Казанның 3нче икмәк пешерү заводы», «Икмәк-кондитер комбинаты», «Васильево икмәк пешерү заводы» (Яшел Үзән районы), «Яшел Үзән икмәк пешерү комбинаты», «Чистай икмәк пешерү заводы», «Алабуга икмәк пешерү заводы», «Икмәк» (Лаеш районы), «Колос» авыл хуҗалыгы җитештерү комплексы, «Кама плюс» җитештерү берләшмәсе (Балык Бистәсе районы), «Буа икмәк пешерү заводы», «Хузангаевский» авыл хуҗалыгы җитештерү комплексы (Алексеевский районы), «Алтын Казан», «Эссен Продакшн АГ»(Алабуга районы), «Нәфис-Биопродукт»(Казан) предприятиеләре үзләре җитештергән продукцияне куячаклар.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: