Шәһри Казан

Казан алтында коенмый

Башкалада муниципаль предприятиеләрнең «нәфсе­ләрен авызлыклап тора торган» бер оешма бар. Ул – «Казан шәһәре сатып алулары һәм көндәшлек буенча сәясәт дирекциясе».

«Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә мэр Илсур Метшин үзе дә мактап телгә алды.
– Дирекция оешкан 2015 елдан бирле 3,3 миллиард сум экономияләнде. Казан алтында коенмый, бюджет акчаларын сакчыл тоту зарур, – дип искәртте мэр Илсур Метшин.
«Казан шәһәре сатып алулары һәм көндәшлек буенча сәясәт дирекциясе» учреждениесе җитәкчесе Григорий Харитонов сөйләгәнчә, узган ел сатып алуларда 1,2 миллиард сум экономия ясау­га ирешелгән.

– Унитар предприятиеләрнең һәм акционерлык җәмгыятьләренең 18,8 миллиард сумга 13 410 заявкасы тикшерелде. Муниципаль заказчылар өчен 1225 сатып алу гамәле башкарылды, – диде Григорий Харитонов. – Теге яки бу әйберне сатып алу өчен төзелгән документларга җентек­ле экспертиза үткәрелгәч, чыгымнарны 222 миллион сумга киметеп булганлыгы ачыкланды. Заказларны үтәүчеләр, нигездә, Татарстан һәм Россия предприя­тиеләре. Муниципаль заказларның һәркайсына, эшне башкарырга теләп, кимендә өч предприятие языла. Сатып алулар гамәле башкарганда, көндәшләр арасыннан иң кулай вариантны сайлап алабыз. Заказны башкалардан арзанрак бәядә, ләкин сыйфатка зыян китермичә башкаручы ота. Шушы ысул белән унитар предприятиеләрнең һәм акционерлык җәмгыятьләренең 737 миллион сум акчалары экономияләнде. Көндәшлекле, ягъни заказларны үтәргә теләгән предприятиеләр катнашындагы сатып алулар 6 процентка артты.

Реклама

Кече һәм урта предприятие­ләр дә читтә калдырылмый. Узган ел 634 миллион сумлык муниципаль заказларны үтәү кече һәм урта предприятиеләргә ышанып тапшырылган. Теге яки бу предприятие муниципаль заказны үтәргә килешү төзеп, товарны вакытында китермәсә, шулай ук эшне тиешенчә башкармаса, аңа пени билгеләнә йә штраф салына.

Җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр, шулай ук туристлыкны үс­терү комитетларында, мәгариф идарәсендә, Казан зооботаника бакчасында, «Юл хәрәкәтен автоматлаштырылган идарә итү идарәсе» муниципаль учреждениесендә бюджет акчаларын иң күп экономияләүгә ирешелгән.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: