Шәһри Казан

“Казан-Арена” стадионы Конфедерация Кубогына май аенда тулысынча әзер булачак

Конфедерация Кубогына йөз көн кала Татарстанның Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы республика массакүләм мәгълүмат чараларын "Казан-Арена" стадионы әзерлеге белән таныштырды.

Реклама

Министр урынбасары Алмаз Мингулов сүзләренчә, стадион майдагы тест матчларына тулысынча әзер булачак.
- Бүген стадионда ике этаптан торган әзерлек эшләре бара. "Казан-Арена"ның эчке һәм тышкы ягына үзгәрешләр кертәбез. ФИФА таләпләре буенча стадионга өстәмә керү юллары ясыйбыз. Логистик хезмәтләр, медиаүзәк өчен махсус матч карый торган мәйданчыклар әзерлибез, - диде Алмаз Мингулов.

Билгеле булганча, Казан дүрт уен, шул исәптән бер ярымфинал матчын кабул итәчәк. Безгә Португалия, Германия, Чили, Мексикадан иң көчле футбол командалары килә.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: