Шәһри Казан

Казан автобусларында бушлай Wi‑Fi хезмәте булдырылды, әле тагын әдәби әсәрләр дә укырга җыеналар

Казанның кайбер автобусларында бушлай Wi‑Fi хезмәте булдырылды, ләкин әлегә эксперимент рәвешендә генә. Бу яңалыкны 10а («Серов ур. - Академик Губкин ур.»), 22 («Можайский ур. - Ферма-2»), 54 («Елга порты - Гаврилов ур.») нче маршрут автобуслары пассажирлары бәяли алачак. Һәр маршрутның бер автобусына гына Wi‑Fi ноктасы куелганын да билгеләп үтәргә кирәк....

Казанның кайбер автобусларында бушлай Wi‑Fi хезмәте булдырылды, ләкин әлегә эксперимент рәвешендә генә. Бу яңалыкны 10а («Серов ур. - Академик Губкин ур.»), 22 («Можайский ур. - Ферма-2»), 54 («Елга порты - Гаврилов ур.») нче маршрут автобуслары пассажирлары бәяли алачак. Һәр маршрутның бер автобусына гына Wi‑Fi ноктасы куелганын да билгеләп үтәргә кирәк. Бу хакта Казан мэриясенең порталы хәбәр итте.

28 марттан башлап Wi‑Fi ноктасы 35 нче маршрут буенча йөрүче автобуска да тоташтырылачак. Бу күренешне тизрәк файдаланасы килгән кешеләргә уяурак булырга һәм «Free Wi-Fi» дип язылган ачык яшел төстәге наклейкалы автобусларны көтәргә кирәк.

Ә менә 26‑27 март көннәрендә «Бар юллар да укуга алып бара» дип аталган акция үтәчәк. Шәһәр автобусларында волонтерлар танылган әдәби әсәрләрдән өзекләр укыячаклар, пассажирларга акциянең логотип һәм лозунглары ябыштырылган китаплар таратылачак. Әдәби флешмоб башлау өчен, китапны алган кеше укып бетереп кемгә дә булса тапшырырга тиеш.

Бу акциядә 15, 29, 75 нче маршрутлар буенча йөрүче автобус пассажирлары катнаша алачак.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: