Шәһри Казан

Казан да, стадионнар да киләсе чемпионатка әзер

Казанда футбол буенча 2018 елда узачак дөнья чемпионатына стадионнарның әзерлеген тикшерү максатыннан, FIFA һәм "Россия-2018" оештыру комитеты вәкилләре уртак делегациясе "Kazan-Arena" стадионында булды.

"Kazan-Arena" стадионы да, Казан да спортның башка төре буенча дөнья чемпионатын кабул итте. Ул футбол булмаса да, дөнья чемпионатын оештыру һәм үткәрү принциплары охшаш. Шуңа да шәһәр һәм стадиондагы белем һәм тәҗрибә безгә алда көтелгән спорт чараларын әзерләгән һәм үткәргән вакытта ярдәм итәчәк", - дип белдерде FIFAның дөнья чемпионатын үткәрү буенча департаменты җитәкчесе Крис Унгер.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: