Шәһри Казан

Казан филармониясендә “Илһамият” клубын тәкъдир итү кичәсе була

2015 елның 26 февралендә 18.30 сәгатьтә Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә "Илһамият" клубын тәкъдир итү кичәсе була. Әлеге чара зур сәхнәдә ретро - концерт форматында узачак. Концертта Зөһрә Сәхәбиева, Хәмдүнә Тимергалиева, Рабига Сибгатуллина, Асаф Вәлиев, Зөһрә Шәрифуллина,Флюра Сөләйманова, Айдар Фәйзрахманов, Миңгол Галиев, Римма Ибраһимова, Георгий Ибушев, Гөлзада Сафиуллина һәм...

2015 елның 26 февралендә 18.30 сәгатьтә Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә "Илһамият" клубын тәкъдир итү кичәсе була.

Әлеге чара зур сәхнәдә ретро - концерт форматында узачак. Концертта Зөһрә Сәхәбиева, Хәмдүнә Тимергалиева, Рабига Сибгатуллина, Асаф Вәлиев, Зөһрә Шәрифуллина,Флюра Сөләйманова, Айдар Фәйзрахманов, Миңгол Галиев, Римма Ибраһимова, Георгий Ибушев, Гөлзада Сафиуллина һәм башка сәнгать осталары катнаша.

Реклама

Филармониянең сәхнә ветераннарын берләштергән "Илһамият" клубы 2014 елның ноябрендә барлыкка килде. Клубның максаты - иҗатчы ветераннарның очрашуларын, арабыздан киткән сәнгать әһелләрен искә алу кичәләрен һәм каберләрен зыярат кылуны оештыру.

Клуб кысаларында инде өч күркәм чара узды. "Илһамият"нең беренче кичәсе Татарстанның атказанган артисты Җәвәһирә Сәләхованың тууына 90 ел тулуга, икенче очрашу виртуоз музыкантлар Гани Җәмлиханов һәм Фәйзи Садыйковларның юбилей даталарына багышланган иде. Өченче чара - атаклы сүз остасы Айрат Арсланов яшәгән йорт диварында мемориал такта ачу тантанасы булды.


Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: