Реклама
Онлайн-броньлау сервисы хезмәте мәгълүматлары буенча, Казан кунакханәләренең 90%ы Яңа ел бәйрәмнәрендә башкалабызда ял итәргә теләүчеләр тарафыннан "тулган" да инде.
Туристлар Казанга 2-3 көнгә килеп, кунакханә өчен тәүлегенә якынча 3700 сум түлиләр. Башкалабыз Россиянең иң популяр туристик шәһәрләре өчлегенә кергән. Ул бары Мәскәү белән Санкт-Петербургтан гына калыша, дип яза kzn.ru.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз