Реклама
Бу юлы Татарстан башкаласында суга сикерү ярышлары Дөнья сериясенең дүртенче, соңгы, этабы узачак. Ярышлар 21-23 апрель көннәрендә була.
Дөнья сериясенең беренче этабы 3-5 мартта Кытайның Пекин шәһәрендә, икенче этабы 23-25 мартта Дубай шәһәрендә (Берләшкән Гарәп Әмирлеге), өченче этабы 31 март-2 апрель көннәрендә Канаданың Уинсор шәһәрендә узачак.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз