Шәһри Казан

«Казан каймасы» тарихын бергәләп языйк

Бөек Ватан сугышы вакытында Казан шәһәрен саклау максатыннан 1941-1942 елларда төзелгән сак чиге - «Казан каймасы» турында газетабызның узган саннарының берсендә тулы бер мәкалә әзерләгән идек. Быел «Казан каймасы» төзелүенә - 75 ел. Шул уңайдан Татарстанның Архив эше буенча дәүләт комитетында фәнни-гамәли конференция узды.

Реклама

Архив документларыннан билгеле булганча, Казан каймасын төзүгә республиканың 34 районы җәлеп ителгән. Эш Кайбыч, Апас, Буа, Тәтеш, Спас районнары территориясендә бара. Окоп казу эшендә бик күп халык катнашкан. Алар, нигездә, хатын-кызлардан, яшүсмерләрдән, Казаннан китерелгән студентлар, эвакуацияләнеп килүчеләр һәм предприятие эшчеләреннән торган. Алар казыган ярымбоҗра рәвешендәге гигант корылманың озынлыгы 331 чакрымны тәшкил итә. Халык иртәдән алып кичкә кадәр окоп казый. Араларында үлеп калучылар да, йогышлы авырулар эләктерүчеләр дә, имгәнүчеләр дә була. Җылы киемнәре, эшләргә кораллары да җитмәгән. Төзелешкә кешеләр генә түгел, трактор, машина, атлар да җәлеп ителгән.

Архивта бу хакта кайбер мәгълүматлар сакланса да, «Казан каймасы» буенча күп нәрсә өйрәнелмәгән. Татарстанның Архив эше буенча дәүләт комитеты җитәкчесе Ирада Әюпова әйтүенчә, әлеге мәгълүмати бушлыкны яшьләр катнашында яңа проект белән тулыландырырга мөмкин булыр иде.
- «Казан каймасы» темасын өйрәнә башлагач, катнашучыларның исемлеге дә юклыгын аңладык. Бары тик бүләкләнүчеләр исемлеге генә бар. Безнең төрле архивларда да мәгълүмат фрагментлар рәвешендә генә сакланган. Яшьләр бу эшләрдә актив катнашып, өлкәннәрнең - әби, бабайларының хатирәләрен җыярга булышсалар, нинди зур эш башкарылыр иде. «Казан каймасы» буенча, яшьләребез туплаган хатирәләрне дә кертеп, китап бастырылыр, - дип тәкъдимнәрен җиткерде Ирада Әюпова.

Кайбыч муниципаль районы баш­лыгы урынбасары Рамис Хәялиев сүзләренчә, «Казан каймасы» төзелеше иң беренче булып алар районында башланган. Кайбыч районының Иске Чәчкаб авылында аларның төп штаблары урнаша. «ШК» журналистлары «Казан каймасы» төзелешенең шаһитлары булган берничә кешене табып, алар белән күрешеп тә кайткан иде.

- Мин 21 яшьлек егетне авыл рәисе итеп куйдылар. Окоп казу турындагы хәбәр килеп ирешүгә, мәктәптә штаб оештырдылар. Авылга Казаннан, районнардан бертуктаусыз халык агылды. Көненә икешәр йөз кеше килә. Барысын да окоп казырга җибәргәннәр. Минем бурыч - аларны фатирга урнаштыру. Урам буенча йөреп, һәр өйдә күпме кеше яшәвенә карап, капкаларына саннар сугып чыктым. Биш дип язылган икән, анда биш кеше керергә тиеш була. Килүчеләр арасында Гадел Кутуй, Гомәр Бәширов та бар иде, тагын ике язучы барлыгы истә калган. Мин аларны фәкыйрь генә йортка урнаштырдым. Сукыр лампа кертеп бирдем. Шуннан соң Гадел Кутуй «Сукыр лампа» дигән шигырен язган. Окоп казучылар өчен пекарня ачылды, эш кораллары кайтардылар, табиблар китерелде, авырып китүчеләрне кире өйләренә озаттылар. Кич белән өйдә ут яндырыр­га ярамый иде. Төнлә, чират торып, урамнарны сакладык. Уты булган кешеләргә кисәтү ясала иде, - дип искә ала ул елларны Зиннәтулла бабай Заһидуллин.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 14 декабря 2017 в 16:56
    Эш кешесе Хатын пыр тузына: – Син таң белән эшкә дип чыгып китәсең дә, кич җиткәч арып-талып кайтып керәсең. Юньләп ашап та тормыйча, караватка барып авасың. Иртән торасың да тагын чыгып китәсең... Кайда йөрисең син, ә? – Эштә, әлбәттә.
    71
    0
    0
Реклама
  • 14 декабря 2017 в 12:30
    пресс конференция Владимира Путина
  • Балык, кап, яр буенда ялтырап ят!
  • Ратушада геройларны котладылар
  • “Болгар радиосы” V Милли музыка премиясен тапшыру тантанасы
  • «Үзгәреш җиле»ннән ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Горки-Әмәт урман паркында Кыш бабай һәм Кар кызы белән очрашу
  • Дәүләт Советы сессиясендә
  • Казан кичләре
  • Казандагы балалар бакчасында «Балачак китапханәсе» ачылды
  • Йөзү буенча Россия чемпионаты башланды
  • «Миркәй белән Айсылу» спектакленнән ФОТОРЕПОРТАЖ