Шәһри Казан

Казан “Күңел җылысын бүләк ит” дигән хәйрия акциясендә катнашачак

Казан "Күңел җылысын бүләк ит" дигән хәйрия акциясендә катнашачак. Әлеге чара Калугада урнашкан Попов исемендәге балалар йорты-мәктәпкә ярдәм итү максатыннан үткәрелә. Акция 21-22 февраль көннәрендә Россиянең ун шәһәрендә уздырыла. Бу көнне акцияне оештыручылар, урамнан узып баручыларны кочаклап, шул рәвешле балаларга күңел җылысын бүләк итәргә тәкъдим ясаячаклар. Балаларга күңел җылысын бүләк...

Казан "Күңел җылысын бүләк ит" дигән хәйрия акциясендә катнашачак. Әлеге чара Калугада урнашкан Попов исемендәге балалар йорты-мәктәпкә ярдәм итү максатыннан үткәрелә. Акция 21-22 февраль көннәрендә Россиянең ун шәһәрендә уздырыла. Бу көнне акцияне оештыручылар, урамнан узып баручыларны кочаклап, шул рәвешле балаларга күңел җылысын бүләк итәргә тәкъдим ясаячаклар. Балаларга күңел җылысын бүләк итү, аларның тормышларына ямь өстәү өчен нибары www.knopkatepla.ru сайтына кереп, махсус төймәгә басарга һәм басылган төймәне күңел җылысын биреп, берничә секунд ычкындырмый тотып торырга гына кирәк. Казанда әлеге акция дүрт мәйданчыкта - 21 февраль көнне 12.00-14.00 вакыт аралыгында Урицкий исемендәге паркта һәм Комсомол мәйданында, 22 февраль көнне 15.00-17.00 сәгатьләрдә Камал исемендәге театр каршындагы мәйданда һәм Горький паркында үтәчәк.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: