Шәһри Казан

Казан – Кытай арасын китаплар якынайта

Ил тарихына карасак, кайчандыр Кытай безнең иң якын дус­тыбыз булган. Аннары гына ниндидер «кара мәче» узган арадан. Соңгы елларда кабат дуслашырга адымнар ясалуын күрәбез.

Икътисад, сәнәгать өлкәсендә генә түгел, мәдәнияттә дә беркадәр җылыну сизелә. Шуның матур мисалы булып, башкалабызның Ямашев проспектында урнашкан Респуб­лика балалар китапханәсендә Кытай балалар китаплары күргәзмәсе ачылды. Соңгы биш елда дөнь­я күргән берсеннән-берсе матур барлыгы 100 китап тәкъдим ителде. Күргәзмә Кытай Халык Республикасының 70 еллыгына багышланып, Россия һәм Белоруссия шәһәрләрендә ел буе эшләгән. Казан – Россиянең соңгы унынчы шәһәре.

Китапханә директоры Ирина Мөхәммәтгалиева һәм хезмәткәрләр тырышлыгы белән күргәзмәне ачу чып-чын дуслык бәйрәменә әйләнде. Әлеге мөһим чарада Казанда Кытай Халык Республикасы консуллары: Чжау Яньцзюнь, Хуан Кай, Конфуций институтының Россия ягыннан директоры Әлфия Аликбәрова, әлеге институтның Кытай ягыннан директоры И Яньпин катнашты.

Реклама

Бу үзенчәлекле илнең мохитен күргәзмә ачылышына килгән гимназия балаларына җиткерү өчен, зал Кытай иленең атрибутлары: фонарьлар, кызыл борычлар тәлгәше белән бизәлгән иде. Милли киемнәр кигән Кытай чибәрләре тәмле чәй белән дә сыйладылар.

Әлеге күргәзмәне без Татарстан китап нәшриятының балалар әдәбияты бүлеге мөдире Айсылу Галиева белән бергә карадык. Күзгә иң нык ташланганы – киштәгә куелган ерактан килгән китап кәгазенең бик сыйфатлы булуы. Алар шактый калын, ялтырап торсалар да, хәрефләрне «югалтмыйлар». Айсылу белән безнең фикерләр бу мәсьәләдә тәңгәлләште. Күп балалы әни китапханәгә улы белән килгән иде. Улы да шулай дигәч, ышанмый булмый инде.

Хакыйкать чагыштырганда туа дигәндәй, барыбер безнең китап­лар зәвыклырак төсле тоелды безгә. Төсләре дә җетерәк, рәсемнәре дә матуррак күренде. Бәлки, «үземнеке – үзәктә» дә булгандыр. Ләкин ни генә булса да, әлеге фикерне белеп тору шушы көннәрдә генә бер гасырлык юбилеен зурлап билгеләп үткән Татарстан китап нәшриятына рәхәт булыр. 15 ноябрьдә ачылган күргәзмә 21 декабрьгә кадәр эшләячәк. Килеп карагыз, сезнең фикер нинди булыр тагын?

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: