Шәһри Казан

Казан мэры игезәкләр ярата

Казанда узган елның 26 октябрендә Эльмира белән Марат Закировлар гаиләсендә зур шатлыклы вакыйга булды. Аларның игезәк өч малайлары дөньяга килде.

Эльмира әйтүенчә, аларның нәселендә игезәк өч бала туу очраклары булган. Бу бер буыннан соң кабатлана икән. Яшь ата-ана улларына Салават, Җәүдәт, Мурат исемнәре кушкан. Казан мэры Илсур Метшин кичә Меридиан урамындагы ЗАГС бинасында Закировларны котлады, аларга уенчык кибетенә сертификат тапшырды.

Реклама

- Казанда узган ел игезәк өч малай туу очрагы бердәнбер иде һәм ул сезнең гаиләдә булды. Гаиләгезгә иминлек, балаларыгыз бәхетле булып үссеннәр, - диде Илсур Метшин.

Фото: metshin.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: