Шәһри Казан

Казан муниципаль парковкаларының 2020 елда түләү алмыйча эшләү графигы билгеләнде

Транспорт чараларын парковка урыннарында урнаштырган өчен автомобильчеләрдән түләү бәйрәм көннәрендә һәм ял көннәрендә алынмаячак: 1 гыйнвардан 8 гыйнварга кадәр, 24 февраль, 9 март, 1 майдан 5 майга кадәр, 9 майдан 11 майга кадәр, 12 июнь, 4 һәм 6 ноябрь, шулай ук Ураза һәм Корбан гаете бәйрәмнәре көннәрендә, дип яза kzn.ru.

Хәзерге вакытта Казанда 156 муниципаль парковка бар. Муниципаль урам парковкалары эш көннәрендә һәм шимбә көннәрендә 7.00 сәгатьтән 21.00 сәгатькә кадәр эшли. Төнлә (21.00дән 7.00гә кадәр), якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә (тәүлек буе) муниципаль урам парковкаларында транспорт чараларын урнаштыру өчен түләү алынмый. Парковкаларны урнаштыру схемасы «Казан паркингы» сайтында күрсәтелгән.

Реклама

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: