Шәһри Казан

Казан Сабан туйларының баш батырлары билгеле

Бүген Казанның өч урынында Сабан туйлары узды.

Татарча көрәш ярышларында кемнәр батыр калган соң? Идел буе районындагы Каенлыкта баш батыр исемен тумышы белән Кукмара якларыннан булган Ринат Дәүләтшин яулады. Совет районындагы Каенлыкта абсолют батыр исеменә Айрат Фәтхуллин лаек булды. Хәлиткеч көрәштә ул Ренас Кәлимуллинны җиңгән. Киров районындагы Аккош күле Сабан туенда Булат Мусин абсолют батыр булып танылды. Тәкә өчен көрәштә ул дусты Илмир Төхвәтуллинны бирелдерде. Алдан хәбәр итүләренчә, баш батырларга төп бүләк итеп квадроцикллар тәгаенләнгән иде.

Реклама

Моннан тыш Аккош күлендә Сибур Казаноргсинтез та Сабантуй оештырган иде. Анда баш батыр исемен Илшат Идиатов яулады һәм автомобильгә ия булды! Батырларны котлыйбыз!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: