Шәһри Казан

Казан театрында өрәкләр бар?!

3 ноябрь көнне Казан яшь тамашачы театры (ТЮЗ) Вознесения (хәзер Островский) урамындагы борынгы өрәкле йортка сәяхәт итәргә чакыра.

Чара «Ночь искусств» Бөтенроссия акциясе кысаларында уза.
Өрәкле йортта дөм караңгы булачак, ә экскурсиядә катнашучыларга бары тик телефоннарындагы фонарьләрен генә кабызырга яраячак. Экскурсовод исә юлны керосин лампасы белән күрсәтә. Ул театр эчендә булган тарихи истлекләрне дә барлаячак әле. Экскурсиядә “газета укучы малай” да булачак. Ул Казанда басылган элекеге газета-журналлардан театр бинасында барган үзенчәлекле вакыйгаларны укыячак. Театр бинасында чыннан да өрәкләр йөриме икәнен, менә шул экскурсия аша белә аласыз инде.

Реклама

Биредә шулай ук театр, Казан һәм бөтен ил тарихын белеп булачак, ди Казан яшь тамашачы театры матбугат хезмәте.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: