Шәһри Казан

Казан туристлары Абхазиядә юл-транспорт һәлакәтенә очраган

Казан туристлары Абхазиядә автобус һәм җиңел машина катнашындагы юл-транспорт һәлакәтенә очраган. Бу турыда РИА Новости Абхазия Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.

Кичә Пицунда шәһәре янында маршрут автобусы белән җиңел машина бәрелешкән. Юл-транспорт һәлакәте вакытында автобуста 15 пассажир булган, аларның тугызы зыян күргән.

Реклама

Һәлакәт аркасында Казан, Санкт-Петербург һәм Әстерханнан килгән туристлар имгәнгән. Зыян күрүчеләрнең гомеренә куркыныч янамый.

«Татар-информ».

Фото: pixabay.com

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: