Шәһри Казан

Казан волейболчылары белән бөтен ил горурлана

Казан Кремлендә Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов «Динамо-Казан» һәм «Зенит» волейбол командаларын җиңүләре белән котлады.Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, ике команда да, клубларның җитәкчелеге, иганәчеләре зур гаилә кебек. Казан волейболчыларының уңышлары белән бөтен ил горурлана.

Реклама

- Бу җиңүләр бик мөһим, чөнки халыкара ситуация шундый ки, безнең илне көчле һәм нык итеп күрергә теләмиләр. Шуңа күрә безнең җиңү - Россия уңышларының нигезе, - ди Рөстәм Миңнеханов. Тантанада волейболчы Евгения Старцевага һәм «Динамо-Казан» клубы директоры Сергей Чернышовка «Фидакарь хезмәт өчен» Татарстан Республикасы медальләре тапшырылды. Тренер-консультант Эдуард Семенов «Татарстан Республикасының Атказанган физик культура хезмәткәре» мактаулы исеменә лаек булды. «Динамо-Казан» волейболчыларына, «Зенит-Казан» волейбол клубы коллективына да Рәхмәт хатлары бирелде. «Динамо-Казан» хатын-кызлар волейбол командасы баш тренеры Ришат Гыйләҗетдинов та бүләксез килмәгән. Ул үз чиратында, Рөстәм Миңнехановка медаль тапшырды. Ике клуб та 5 миллион сумлык сертификат белән бүләкләнде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: