Шәһри Казан

Казан зоопаркында теләкләр кабул була

Казан зоопаркында «Теләк телә» дигән акция уза. Зоопарктагы серле корабльгә теләгеңне язып калдырасың, ел символы - яшел маймыл сайлап алган теләкләр һичшиксез кабул булачак, дип ышандыра зоопарк хезмәткәрләре.

Дөрес, чынга ашмаслык теләк теләргә кирәк түгел, былтыр, мәсәлән, кешеләрнең теләкләре гади генә булган: еланны тотып карау, тәвә кош койрыгын алу, понида йөреп килү. Хыяллар чынга ашкан да. Әлеге акция 24 гыйнварга кадәр дәвам итә.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: