Реклама
25 яшьлек егет Казанның Краснококшайская урамында эш машинасында утырган килеш, үзенең башына аткан, дип хәбәр итә “Татар-информ”.
1995 елгы егеттән башка, бер кеше дә зыян күрмәгән. Аны Казанның 7 нче номерлы хастаханәсенә озатканнар. Инкассаторга операция ясаулары мәгълүм. Вакыйганың сәбәпләре әлегә ачыкланмаган, диелә хәбәрдә.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз