Шәһри Казан

Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре дәвам итәчәк

Казанда 14 гыйнвардан авыл хуҗалыгы ярминкәләрен уздыру дәвам итәчәк. Авыл хуҗалыгы продукциясен сату гадәттәге урыннарда түгел, махсус корылган җиде мәйданчыкта узачак.

Бу турыда республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Әлеге мәйданчыклар Юлиус Фучик урамы 64 нче йорт, Липатов урамы 7 нче йорт, Зәкиев урамы 12 нче йорт, Дементьев урамы 7 нче йорт, Беломорский һәм Гудованцев урамнары киселешендә, Батыршин урамы 20 нче йорт, Лаврентьев урамы 10 нчы йорт адреслары буенча урнашкан.
Чатырлы ярминкәләрдә авыл хуҗалыгы продукциясен һәр көнне 7.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр сатып алырга мөмкин булачак.
Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: