Шәһри Казан

Казанда Айтуган һәм Рәйхан урамнары барлыкка килде

Казанның Башкарма комитетында яңа урамнарны исемле итү белән бәйле карар имзаланды.

Сүз мәркәзебезнең Совет районында «Солтан Ай» торак массивында урнашкан биш яңа урам турында бара. Шулай итеп, яңа урамнар исемле булды: «улица Зеленая Роща – Зеленая Роща урамы», «Алмазная улица – Алмазная урамы», «улица Алтын – Алтын урамы», «улица Айтуган – Айтуган урамы», «улица Райхан – Рәйхан урамы».

Реклама

«Карар җир кишәрлекләре милекчеләренең мөрәҗәгатьләрен, шулай ук Топонимика буенча комиссия тәкъдимнәрен исәпкә алып кабул ителде», – дип ачыклык кертә шәһәр мэриясенең матбугат хезмәте.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: