Шәһри Казан

Казанда бер хатын ике баласы белән газдан агуланган

27 гыйнвар көнне Декабристлар урамында яшәүче бер гаиләдә өч кеше газ белән агулана. Кинәт хәлләре начарланганч, алар ашыгыч ярдәм хезмәте чакыртырга өлгерә.

Нәтиҗәдә, 35 яшьлек хатынны авыр хәлдә 7нче шәһәр хастаханәсенә илтәләр, аның ике баласын: 10 яшьлек кызы белән 5 яшьлек улын Республика клиник балалар хастаханәсенә озаталар. Кечкенәсенең башы бәрелгәне ачыкланган, мөгаен ул хәле начарлангач, егылгандыр. Хәзер әлеге вакыйга буенча тикшерү, ачыклау эше алып барыла.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы кабат искәртә, суыкларда, янгын куркынычсызлыгын истә тотып, фатирларда мичләрне артык кыздырырга, шулай ук кулдан ясалган җылыткыч җайланмалар кулланырга ярамый.
Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: