Шәһри Казан

Казанда Бөтенроссия олимпиадалары уздырыла

Апрель аенда Казанда мәктәп укучыларының математика һәм физик тәрбия буенча Бөтенроссия олимпиадалары уздырыла. Анда Россиянең барлык төбәкләреннән физик тәрбия буенча Бөтенроссия олимпиадасының төбәк туры җиңүчеләре җыелачак. 23-29 апрельдә исә математика буенча Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау өлеше булачак. Былтыр Казанда Россия укучылары арасында экология буенча иң белемлеләре билгеле булган иде. Экология буенча...

Апрель аенда Казанда мәктәп укучыларының математика һәм физик тәрбия буенча Бөтенроссия олимпиадалары уздырыла. Анда Россиянең барлык төбәкләреннән физик тәрбия буенча Бөтенроссия олимпиадасының төбәк туры җиңүчеләре җыелачак. 23-29 апрельдә исә математика буенча Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау өлеше булачак.

Реклама

Былтыр Казанда Россия укучылары арасында экология буенча иң белемлеләре билгеле булган иде. Экология буенча Бөтенроссия олимпиадасында Татарстаннан катнашкан 15 укучының 14е җиңүче һәм призер дип табылды. Шулай ук узган ел башкалада уздырылган мәктәп укучыларының химия буенча Бөтенроссия олимпиадасында илнең 44 төбәгеннән 232 катнашучы көч сынашты.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: