Реклама
Казанда буран булу сәбәпле, «Мега» сәүдә үзәге ябылды, дип хәбәр иткән «Татар-информ» агентлыгына комплексның элемтә үзәге операторы.
«Үзәк көне буе ябык булачак», - диде «Мега»да эшләүчеләр.
Моңа кадәр «Татар-информ» агентлыгы Казанда начар һава торышы аркасында шәһәрара автобуслар һәм йөк машиналары хәрәкәте туктатылуы хакында хәбәр иткән иде. Буран аркасында шәһәрдә 9 баллы «бөке»ләр хасил булды, юл-транспорт һәлакәтләренең саны артты, Казан аэропортында рейслар тоткарланды, боз кичүләре ябылды. Балаларга мәктәпкә бармаска рөхсәт иттеләр.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз