Шәһри Казан

Казанда өч кешене пычак белән яралап үтергән егет кулга алынды

Казанда сөйгән ярын һәм аның әти-әнисен пычак белән яралап үтергән егет хастаханәдә кулга алынды.

Әлеге җинаятьтән соң егет үз-үзен үтерергә тырышып караган, полиция хезмәткәрләре аны табып алып, хастаханәгә китергәннәр. Шикләнелүче исән калган.

Реклама

Инде менә Казанның Яңа Савин суды үзенең сөйгәнен һәм ата-анасын яралаган Рөстәм Мөхәммәтуллинны кулга алды. Моңарчы без, бөтен Татарстаннны тетрәндергән әлеге хәл турында язган идек.
...Фаҗига 7 гыйнвар көнне кичке унда булган. Төхвәтулланнар гаиләсенең ишек төймәсенә бик каты басалар. Берни абайламаган 62 яшьлек гаилә башлыгы Рафаэль абый ишекне барып ачкан. Камиләнең йөргән егете, әмма инде аралары суынырга өлгергән 22 яшьлек Рөстәм Мөхәммәтуллин булган бу.
Хокук сакчылары сүзләренә караганда, Рафаэль абый егетне өйгә уздырмый. Алар арасында бәхәс барлыкка килә. Тавышка Фәридә апа дә чыга, ниндидер мизгелдә Рөстәм үзе белән алып килгән пычакны чыгарып, баштан Рафаэль абыйга, аннан соң Фәридә апага ташлана. Өйгә үтеп, үз бүлмәсендә ишеткән тавышлардан елап, калтыранып утырган сөйгән кызы Камиләгә ташлана. Аның да җанын кыйгач, шикләнелүче егет үз-үзен үтерү максатында дүртенче каттан аска сикерә, аны Казанның җиденче номерлы хастаханәсенә урнаштырганнар, операция ясалган.
Тикшерүчеләр сүзләренә караганда, Фәридә апа үлеме алдыннан ярдәм сорап кычкырган, кемдер куркып чыкмаса, икенчеләре полиция чакырткан. Әмма алынган яралар тирән булганга, Фәридә апа, Рафаэль абый, алар янына чыккан ярдәм сорап чыккан Камилә дә үз фатирларының ишек төбендә, подьездда соңгы сулышларын алганнар.
 Операциядән соң Рөстәм берничә көн реанимациядә булган. 26 гыйнвар көнне Яңа Савин суды егетне ай ярымга, 8 мартка кадәр кулга алган. Күчмә утырыш хастаханәнең үзендә, ябык режимда узган. Шикләнелүче егетнең хәле уртача, тотрыклы дип бәяләнә. Аны 2 нче номерлы төзәтү колониясендәге хөкем ителгәннәр өчен хастаханәгә озатачаклар.
Тикшерү дәвам итәчәк.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: