Шәһри Казан

Казанда өч хатын-кыз көнкүреш газы белән агуланган

Казанда 5 катлы йортта яшәүче өч хатын-кызны көнкүреш газы белән агуланып, хастаханәгә илткәннәр.

Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча матбугат хезмәте хәбәр итте.

Бүген таңдагы өчтә Сыртланова урамында яшәүче өч хатын-кызга табиб ярдәме кирәклеге турындагы хәбәр килеп ирешә.

Реклама

28 яшьлек бер һәм 27 яшьлек ике хатын-кызны 7нче хастаханәнең токсикология  бүлегенә китергәннәр.

Әлеге хәлгә вентиляция системасының яраксызлыгы сәбәпче булгандыр дип фаразлана.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: