Шәһри Казан

Казанда фатирлар тапшырыла

Республикада (31 июльгә алынган мәгълүматлар буенча) 1 миллион 255,9 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган, бу еллык планның 52,3 процентын тәшкил итә.

Татарстан Хөкүмәте йортында республиканың барлык муниципаль берәмлекләре белән видеоконференция режимындагы киңәшмәне Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов үзе үткәрде. Социаль ипотека буенча 1 мең 678 фатирлы 69 йорт торгызылган. Төзелә торган объектларның 55е югары дәрәҗәдә әзер, уртача дәрәҗәдә - 20 объект, түбән әзерлек дәрәҗәсендә - 4 объект. 2015 елда арендага торак төзү программасы кысаларында 21 торак йорт төзелеше планлаштырылган. Бүгенгә гомуми мәйданы 21 мең 559 кв метрлы 5 йорт файдалануга өлгертелгән. Республикада Бөек Ватан сугышында катнашкан 192 кеше өчен 47 йорт төзелеше дәвам итә. Татарстан Республикасында мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләре төзелеше программасы буенча 73 объектның 2 объектында стеналар өелә, 33 объектта түбә ябыла, 31 объектта - эчке төзелеш эшләре. Җиде объектта эш төгәлләнгән. Моннан тыш, мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләрендә капиталь ремонт һәм реконструкция эшләре алып барыла. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген төзелеш сезонының һәр көнен нәтиҗәле үткәрү зарур. Рөстәм Миңнеханов муниципаль районнар башлыкларыннан, объектлар билгеләнгән срокта тапшырылсын өчен, универсаль спорт мәйданнары төзелешенә җитди игътибар бирүне сорады. Хәзер тармак министрлыклары тарафыннан киләсе ел программалары буенча объектлар исемлеген әзерләү эшләре дәвам итә, 2016 елда 35 программа әзерләнәчәк икән.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: