Шәһри Казан

Казанда хезмәт урыннары ярминкәсе узачак

Казан шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге 17 март көнне сәгать 10.00дән алып 14.00гә кадәр Ямашев проспекты, 1 нче йорт адресы буенча урнашкан Химиклар мәдәният сараенда хезмәт урыннары ярминкәсе уздыра. Ярминкәгә килүчеләргә эш тәкъдим итүче предприятиеләрнең кадрлар хезмәте вәкилләре белән очрашу, буш эш урыннары турында мәгълүмат, консультацияләр алу, мобиль...

Реклама

Казан шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге 17 март көнне сәгать 10.00дән алып 14.00гә кадәр Ямашев проспекты, 1 нче йорт адресы буенча урнашкан Химиклар мәдәният сараенда хезмәт урыннары ярминкәсе уздыра. Ярминкәгә килүчеләргә эш тәкъдим итүче предприятиеләрнең кадрлар хезмәте вәкилләре белән очрашу, буш эш урыннары турында мәгълүмат, консультацияләр алу, мобиль үзәк белгечләре ярдәмендә профориентацион тест узу мөмкинлеге тудырылачак. Барлык хезмәтләр дә бушлай күрсәтелә. Белешмәләр өчен телефон: 562-48-16.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: