Реклама
31гыйнвар төнендә ике егет бераз салып алганнан соң, шәһәр буенча машинада җилдереп алырга уйлаганнар. Тик әлеге "җилләнеп" алуның ахыры гына хәерле бетмәгән.
Нәтиҗәдә, 22:00дә сәрхүш килеш ВАЗ-2114 машинасы белән идарә итүче каршы як полосага чыгып, "Ашыгыч ярдәм" машинасы белән бәрелешкән.
Һәлакәт нәтиҗәсендә 24 яшьлек машина пассажирының гомере өзелгән, ә "Ашыгыч ярдәм" машинасындагы 33 һәм 37 яшьлек ике фельдшер төрле тән җәрәхәтләре алып, 12нче хастаханәгә озатылган.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз