Шәһри Казан

Казанда ике айлык балалар өчен беренче ясле-бакча ачыла

Башкалада ике айдан алып өч яшькәчә балалар өчен ясле-бакча сала башлаганнар, дип хәбәр итә Татарстанның Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы матбугат үзәге. Бу үзенчәлекле балалар бакчасы Совет районының Завойский урамында төзеләчәк. Ул 50 урынга исәпләнгән.

Реклама

Республикада яслеләре булган балалар бакчалары төзү өчен федераль бюджеттан 1 миллиард сум акча бүлеп бирелгән, дип яза «АиФ». Киләсе елда куллануга тапшырылырга тиешле 29 мондый балалар бакчасының 15ен инде төзи башлаганнар. Нәни сабыйлар өчен балалар бакчасының берсе «Весна» торак комплексында булыр дип көтелә. Анда 340 урынга исәпләнгән балалар бакчасының 180е өч яшькәчә балалар өчен каралган. Мондый ясле төркемнәре булган мәктәпкәчә учреждениеләр республиканың башка районнарында да булыр дип көтелә.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: