Шәһри Казан

Казанда инвалид егет алты көн урманда яшәгән

Бу турыда  «Душа России» волонтёрлык хәрәкәте координаторы Юлия Хәкимова социаль челтәрдә хәбәр итә. Атнага якын ач торгач, Юлиягә ярдәм сорап килгән ул. Егет ятим, аңа биш яшь булганда, әнисе үлеп киткән, һәм аны балалар йортына озатканнар.

Кечкенә булса да, үги әтисенең аны җәберләвен, ваннада суга батырырга теләвен исендә калдырган. Егетнең сәламәтлеге белән проблемалары да бар. Бер колагы белән генә ишетә. Анда да колак аппараты белән генә. Моның өстенә, бер күзе белән генә күрә. 

Нишләп урманга киттең дип сорагач, беркемгә дә комачауламас һәм үземә дә тимәсеннәр өчен, диде. "Начар күргәч, кемгә дә булса бәрелергә мөмкинмен, ә аның исә махсус эшләде дип уйлавы бар. Колак аппаратының батарейкалары утырды, яңаны алырга акча җитмәде. Пенсия акчасын алгач, кабат бүлмә арендалармын дидем. 

Балалар йортыннан чыккач, беренче эш итеп әнигә һәйкәл куйдым һәм каберен карарга йөрим. Мин тормышта нәрсәгәдер ирешергә һәм кешеләр арасында яшәргә теләдем, ә дәүләт учреждениесенең дүрт стенасында түгел. Институтка юристлыкка укырга кердем һәм аны тәмамладым. Эшкә урнашып, шунда ун елга якын эшләдем, ул миңа бик ошый иде. Барыннан да бигрәк эшсез калырга курыктым, чөнки пенсиягә генә яшәп булмый.  Эшемне югалттым, миндә коточкыч депрессия башланды, хәтта караваттан да тора алмадым. Аннары миңа бер хатын ярдәм итте. эшкә урнаштырды. Тормыш рәтләнде, тагын элеккечә яши башладым.  

Реклама

Эш берничә сәгатьлек кенә, акчасы зур булмаса да, исән калырга ярдәм итә иде. Бөтенләй җитмәгәндә, сезнең янга килә идем, ләкин миңа һәрвакыт оят иде. Тик миңа ярдәм иткән ханым эштән киткәч, мине дә китәргә сорадылар. Һәм шуннан иң куркынычы башланды.

Ә бүлмә өчен түләргә кирәк,  пенсиям бары тик аның өчен түләүгә һәм дару сатып алуга гына җитә.  Шулай килеп чыкты да, бүлмә өчен түли алмадым һәм урамда дарусыз, батареялар һәм ризыксыз калдым. Сезгә барырга миңа оят иде, миңа күптән түгел генә ярдәм иттегез. Урманда яшәп, пенсияне көтеп алырмын дип уйлаган идем. Интернатка барырга теләмим, чөнки балалар йортыннан чыктым, шунда үстем. Күп укыдым, атнасына 6-7 китап укыйм. Мин кешеләр арасында яшәргә өйрәнергә теләгән идем һәм килеп чыга да иде. Миңа эш кенә кирәк иде, ләкин, кызганычка каршы, физик эшне эшли алмыйм, аңымны югалтам, ә инвалидлыгым аркасында документлар белән эшкә мине һәркем алырга теләми" дип сөйләгән егет үз хәле турында волонтёрга.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (1)
Осталось символов:
  • 4 август 2022 - 21:24
    Без имени
    Желаю изменений е лучшему несправедливо думаю доаели