Шәһри Казан

Казанда ир-ат машиналарга таба тәгәрәгән фураны куллары белән этеп, туктатырга тырышкан

Видеокүзәтү камерасына машина йөртүченең фураны куллары белән этеп, туктатырга тырышканлыгы эләккән.

Әлеге хәл Сахаров урамындагы кибет янында булган, дип хәбәр иттеләр социаль челтәрләрдә. Кадрларга караганда, йөк машинасы кинәт кенә янәшәдә туктап торган автомобильләргә таба тәгәри башлаган, ә ир-ат куллары белән аны туктатырга тырышып караган. Әмма, куйган тырышлыгына карамастан, фура җиңел машинага килеп бәрелгән. Соңгы мизгелдә машина йөртүче, бәхеткә каршы, читкә сикереп өлгергән. Беркем дә зыян күрмәгән, дип язалар социаль челтәрләрдә.
 

Реклама

Фото видеодан скриншот. 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: