Шәһри Казан

Казанда кайда чаңгы шуып була?

ИСЕМЛЕК

«Имәнлек» чаңгы шуу базасы
Биредә 500 пар пластик чаңгыны арендага биреп торалар. Моннан тыш тимераяк, ватрушка, сноуборд, кышкы велосипедларны алып торып була. Чаңгы шуып арысагыз, шашлык ясап ял итү өчен урыннары бар. Мангаллар, өстәлләр урман кырыенда гына урнашкан.
Эш вакыты: 10.00-24.00.
Прокат бәясе: сәгатенә – 150 сум.

«Динамо» чаңгы шуу базасы
Казан халкы телендә ул күбрәк «Аккош күле» дип йөртелә. Чаңгы шуудан тыш монда да ватрушкаларда шуып була, шашлыклар ясап, кышкы пикник оештырып була.
Эш вакыты: 9.00-17.00.
Прокат бәясе: сәгатенә – 80-150 сум.

Реклама

«Локомотив» чаңгы базасы
«Аккош күле»ндә кеше күп булса, рәхәтләнеп «Локомотив»ка барсагыз була. Казанның Киров районында һәм Юдино бистәсендә яшәүчеләр өчен бу аеруча да уңайлы җир. Чаңгы трассасының озынлыгы 3 чакрымга сузылган монда.
Эш вакыты: тәүлек дәвамында (кич белән трасса яктыртыла).
Прокат бәясе: сәгатенә – 80-110 сум.

«Хезмәт резервлары» базасы
Горький паркында җәй көне велосипедта йөреп булса, кыш көне ул менә дигән чаңгы шуу урынына әйләнә.
Эш вакыты: тәүлек дәвамында.
Прокат бәясе: сәгатенә – 120 сум.

Горький-Әмәт урман паркы
Эш вакыты: тәүлек дәвамында (кич белән трасса яктыртыла).
Прокат бәясе: сәгатенә – 150 сум.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: чаңгы
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: