Шәһри Казан

Казанда кечкенә буйлы кешеләр сьезды булачак

19 сентябрьдә Казанда Идел буенча яшәүче ахондроплазиядән интегүче кешеләр съезды булачак.

Бу хакта Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Реклама

Әлеге вакыйга ахондроплазия белән интегүче кешеләр арасында дуслыкны ныгытуга юнәлгән. Анда 30 кеше (шул исәптән озата килүчеләр дә) катнаша ала. Катнашучыларны волонетерлар йөртәчәк.

Мондый чара республикада беренче тапкыр уздырыла. Аны «Иман нуры» мәчете каршындагы хәйрия эшчәнлеге җитәкчесе, Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрының иҗтимагый ярдәмчесе Регина Иванова оештыра.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: