Шәһри Казан

Казанда Халыкара тынлы оркестрлар фестивале уза

Башкалабызда 8нче тапкыр Халыкара тынлы оркестрлар фестивале уза. «Казан фанфарлары» бәйрәмендә 19 шәһәрдән меңнән артык музыкантны бергә туплаган 20 хәрби оркестрны үзенә җыйды.

Фестивальнең ачылу тантанасы Кол Шәриф мәйданчыгында булды. Казан Кремле буйлап хәрби оркестрлар марш уйнап узды.
Казан Кремлендәге Туп сараенда ТР Эчке эшләр министрлыгының Мәдәният үзәге оркестры, «Фантазия» шәһәр хатын-кызлары джаз оркестры чыгыш ясады. Кунаклар да күп – Ульяновск, Мәскәү, Екатеринбург, Уфа, Саратов, Богородск, Пермь, Чиләбе, Рос­тов-Дон хәрби оркестрлары белән бергә, Болгария һәм Казахстаннан да музыкантлар килгән.

Горки-Әмәт паркында Жуков орденлы Кызыл байраклы Казан югары танк училищесы оркестры, РФ милли гвардиянең Кызыл байраклы Саратов хәрби институты оркестры чыгыш ясады. Казан халыкара аэропортында, Крылья Советов паркында, Урицкий исемендәге паркта да оркестрлар тавышы озак яңгырады.

Реклама

Муса Җәлил һәйкәле янында балалар оркестры чыгыш ясады. Казанның 13нче музыка мәктәбе дә ел саен үзенең осталыгы белән сокландыра.

Равилә Мөбарәкшина

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: