Шәһри Казан

Казанда күпбалалы гаиләдә 13нче сабый туды

14нче гыйнварда 1 сәгать 20 минутта Бочковлар гаиләсендә 13нче сабый - Аврора дөньяга аваз салган, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.

Кызчыкның 2 ир туганы һәм 10 кыз туганы бар икән. Сабыйның авырлыгы 4030 грамм.

Бала табу йортыннан чыкканнан соң, Идел буе районы ЗАГС бүлеге җитәкчесе Вера Потапова бәхетле гаиләне котлаган.
Ольга Ивановна белән Евгений Николаевич 24 ел бергә бәхетле гомер кичерәләр. Аларның инде оныклары да бар. Узган ел әлеге гаилә Әлмәттән Казанга күченеп килгән булган.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: