Шәһри Казан

Казанда крестьянга һәйкәл куела

Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл хезмәтчәне - крестьянга һәйкәл кую өчен иң яхшы эскизга конкурс уздыру турында игълан итте.

Җиңүченең эскизы буенча Казансу яры буенда урнашкан Игенчеләр паркында скульптур композиция калкып чыгачак.
Конкурсның шартлары буенча, проектны югары профессиональ дәрәҗәдә башкару, сәнгать образы аша авыл хезмәтчәне - крестьянның (яки крестьян гаиләсенең) бөеклеген чагылдыру таләп ителә. Һәйкәлнең үлчәмнәре тирә-юньдәге архитектур киңлеккә туры килергә тиеш.

Реклама

«Агросәнәгать комплексының авыл хезмәтчәне һәйкәленә иң яхшы эскиз» конкурсына заявка» тамгасы белән проектларны 2016 елның 29 апреленә кадәр түбәндәге адреска: 420014, Казан шәһәре, Федосеев ур., 36 нчы йорт, 416 нчы бүлмә яки электрон почтага: Ilsur.Kamaltdinov@tatar.ru җибәрергә кирәк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: