Шәһри Казан

Казанда «Мәктәп 21» ачыла

Бу мәктәптә укытучылар юк, билгеләр куелмый, лекцияләр дә укытылмый.

Кайчан укыр­га киләсен, имтиханнар бирәсен укучылар үзләре хәл итә. Укучылар да 18 яшьтән узган. Иң өлкәненә – 62 яшь, ди. Сүз программистлар әзерләү мәктәбе турында бара.

Дистанцион эш вакытында компьютер артында кем утыруы мөһим түгел, аның эшенең сыйфаты кыйммәтле, ди белгечләр. Сбербанкның белем бирү проекты кысаларында эшләнгән «Мәктәп 21» («Школа 21») әлегә Россиядә Мәскәүдә генә эшли. Февральдә ул Казанда да ачылыр дип көтелә. Бу өлкәдә эш инде башланган. Укучы студентлар да җыелган. Хәзер менә 2020 елның язына студентлар кабул итү башланган.

«Мәктәп 21»нең директоры Светлана Инфимовская әйтүенчә, мәктәп студенты булу өчен программист булу кирәк түгел. Студентларның 50 процентының бу өлкәдә махсус белемнәре юк икән. Хәтта БДИ нәтиҗәләренә дә игътибар итмәячәкләр. Гариза тапшырганнан соң, мәктәпнең рәсми сайтында логика һәм хәтер буенча тест узарга кирәк. Аннары әңгәмә уздырачаклар. Барысын да уңышлы узганнан соң, укулар башлана.

Реклама

Мәктәп тәүлек буе – атнасына җиде көн эшли. Укулар 1,5 елдан алып 3,5 елга кадәр дәвам итә. Алар дүрт атналык «бассейн» рәвешендә төзелгән.

Студентларның стажировка узу мөмкинлекләре дә бар. Кайберләренең нәтиҗәләрен күреп, хәтта чит илгә эшкә чакыралар, ди. Әлеге мәктәп «Ассоциа­ция 42» француз франшизасы нигезендә эшли. Кыска гына вакыт эчендә мәктәп Европа, Америка, Россия ИТ-компаниясе белгечләре арасында популярлык казанган. Мәктәптә белем алу – бушлай.

Татарстанның Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов әйтүенчә, бүген Татарстанда программалаштыручыларга кытлык сизелә. Иннополиста гына да бу тармакта 1000нән артык вакансия бар. 2020 елга мәктәп кимендә 500 укучыны кабул итәргә җыена.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: