Шәһри Казан

Казанда мохтаҗларга хәйрия ашлары оештырыла: бушлай ризык атнага 3 тапкыр таратыла

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» фонды мохтаҗлар өчен даими хәйрия ашлары уздыра.

Бушлай кайнар ризык атнага өч тапкыр – һәр сишәмбе 10.00дә Ветераннар йортында (Имәнлек ур., 35), чәршәмбе һәм җомга көннәрендә 10.00дә Казанның Борһан Шаһиди скверында (Борһан Шаһиди урамы, 17) таратыла. Мохтаҗ кешеләргә салат, беренче һәм икенче аш, ипи, чәй яки компот тәкъдим ителә.

Реклама

Хәйрия ашлары йортсыз-җирсез калганнар, ятимнәр, сәламәтлеге буенча мөмкинлекләре чиклеләр, ялгыз яшәүче өлкәннәр һәм авыр хәлдә калганучылар өчен үткәрелә. «Зәкят» хәйрия фонды шулай ук волонтерларны әлеге акцияне оештыруда ярдәм итәргә чакыра. Теләге булган һәркем бу изге эштә катнаша ала. Моның өчен 225-33-22 телефоны буенча шалтыратырга кирәк.

Акция «Игелекле Казан» проекты кысаларында уздырыла.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: