Шәһри Казан

Казанда музейга һөҗүм иткәннәр

19 март төнендә өч егет Татарстан Фәннәр академиясенең татар энциклопедия­се һәм төбәкне өйрәнү институты, Рәссамнар остаханәсе һәм Татарстанның сынлы сәнгать музее биналарының тәрәзәләрен ватып, диварларын кара буяу белән пычратып киткән.

Реклама

Урам як камералар ярдәмендә бер тәүлек эчендә егетләрнең шәхесләре ачыклана. Хәзерге вакытта алар кулга алынган. Гаепләнүчеләр 20-25 яшьләр тирәсендә. Аларга «Хулиганлык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатыл­ды. Полиция хезмәткәрләре хәбәр иткәнчә, егетләр - «граффити» формаль булмаган хәрәкәте вәкилләре. Алар шәһәр урамнары буйлап үзләренә генә таныш символлар һәм язулар сызгалап йөри.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: