Реклама
Узган атнада Казанда 498 бала туу очрагы теркәлгән.
Иң җиңел баланың авырлыгы - 1130 г, ә иң "баһадир" баланың авырлыгы - 4750 грамм булган. Казанның иң яшь әнисенә 17 яшь булса, иң өлкәненә - 42. Иң яшь әтигә 21 яшь, ә иң өлкәненә - 59 яшь булган.
Үткән атнада ЗАГС бүлекләрендә 167 пар никахларын рәсмиләштергән: иң яшь кияү белән кәләшкә 18 яшь булса, иң өлкән кияү белән кәләшкә - 81 һәм 60 яшь булган, дип хәбәр итә Казанның ЗАГС идарәсе.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз