Шәһри Казан

Казанда пычак һәм пневматик пистолет белән килгән мәктәп укучысы 12 укучыны тоткын итеп алган

ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы Казанның 7нче гимназиясендәге гадәттән тыш хәлгә аңлатма бирде.

Бүген Казанның 7нче гимназиясендә булган гадәттән тыш хәл бөтен интернетны шаулатты. Мәгъүматларда X класс укучысы унике өлкән сыйныф укучысын тоткын итеп алган, диелгән иде.


«Бүген 10.54 сәгатьтә 112 бердәм номерына 7нче гимназиянең X сыйныфында укучы кызның әти-әнисеннән шалтырату килде. Алар пистолет һәм пычак белән коралланган укучының классташларын бүлмәдән чыгармыйча торуы хакында хәбәр иткән», - дип искәрттеләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

Гадәттән тыш хәл булган урынга тиз арада Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсе тикшерү-оператив төркеме, патруль-пост хезмәте экипажлары, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының полиция башлыгы һәм ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының оператив эш буенча полиция башлыгы урынбасары килгән.

Реклама

17 яшьлек егетне бер сәгать эчендә тоткарлаганнар, беркем дә зыян күрмәгән.

Соңрак билгеле булганча, өлкән сыйныф укучысы дәрес башланыр алдыннан рус теле кабинетына кереп, укытучы өстәленә утырган һәм пневматик пистолет белән пычак тартып чыгарган. Шул ук вакытта ул бернинди таләпләр дә куймаган. Хәзерге вакытта аның белән Эчке эшләр министрлыгы белгечләре эшли, дип яза Татар-информ.


 

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: