Шәһри Казан

Казанда Рудольф Нуриев исемендәге XXVIII Халыкара классик балет фестивале узачак

Рудольф Нуриев исемендәге XXVIII Халыкара классик балет фестиваленең вакыты билгеле булды. Фестиваль 15-29 май көннәрендә М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында узачак. Быелгы фестиваль программасын Л.Минкусның "Дон Кихот" яңартылган балет премьерасы ачып җибәрә. Балет форумы программасына П.Чайковскийның "Лебединое озеро", А.Аданның "Жизель", Л.Минкусның "Баядерка"сы кебек классик спектакльләр дә...

Рудольф Нуриев исемендәге XXVIII Халыкара классик балет фестиваленең вакыты билгеле булды. Фестиваль 15-29 май көннәрендә М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында узачак.

Быелгы фестиваль программасын Л.Минкусның "Дон Кихот" яңартылган балет премьерасы ачып җибәрә. Балет форумы программасына П.Чайковскийның "Лебединое озеро", А.Аданның "Жизель", Л.Минкусның "Баядерка"сы кебек классик спектакльләр дә кергән. ХХ гасыр совет классикасын "Анюта" спектакле аша тәкъдим ителә. Программага шулай ук ике автор спектале - "Золотая Орда" һәм "Carmina Burana, или Колесо Фортуны" да кертелгән.

Реклама

Фестивальгә ике гала-концерт нокта куячак.

Нуриев фестивале барышында Белруссиянең опера һәм балет Милли академия Зур театры гастрольләре дә уза. Минск коллективы Казанда бер актлы өч балет куярга җыена. Кунаклар 24нче һәм 25нче майда чыгыш ясаячак.

Фестивальгә билетлар 2нче апрельдә сатуга чыгачак.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: