Шәһри Казан

Казанда Шаляпин исемендәге XXXIII Халыкара опера фестивале узачак

Беренче февральдән башлап 17 нә кадәр Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры сәхнәсендә Шаляпин исемендәге XXXIII Халыкара опера фестивале узачак. Әлеге чара опера театрының эшчәнлегенә 140 ел тулу уңаеннан оештырыла. Фестиваль кысаларында тамашачылар игътибарына "Турандот", "Евгений Онегин", "Риголетто", "Аида", "Травиата", "Кармен", "Мадам Баттерфляй", "Севильский цирюльник" әсәрләре...

Беренче февральдән башлап 17 нә кадәр Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры сәхнәсендә Шаляпин исемендәге XXXIII Халыкара опера фестивале узачак. Әлеге чара опера театрының эшчәнлегенә 140 ел тулу уңаеннан оештырыла.

Фестиваль кысаларында тамашачылар игътибарына "Турандот", "Евгений Онегин", "Риголетто", "Аида", "Травиата", "Кармен", "Мадам Баттерфляй", "Севильский цирюльник" әсәрләре тәкъдим ителәчәк. Программага яңа гына сәхнәләштерелгән "Любовный напиток" операсы да кергән.

Реклама

Фестиваль дөньяның иң танылган опера җырчылары катнашындагы гала-концерт белән тәмамланачак, дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте.


Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: