Реклама
2018 елда Казанда Россия чемпионаты узачак. Әлеге шәхси команда ярышын 16-22 апрель көннәрендә үткәрү планлаштырылган.
Киләсе елда Россия спортчылары халыкара ярышларда күбрәк чыгыш ясаячак, ә Европа чемпионатына сайлап алу турнирын, Россия Кубогы дип атап, июнь-июль айларында Чиләбедә уздыру каралган. Аның нәтиҗәләре буенча Катарда узачак Дөнья чемпионатында чыгыш ясаучы команданың киңәйтелгән составы булдырыла.
Европа беренчелеге киләсе елда Британиянең Глазго шәһәрендә 2-12 августта узачак.
Фото: Temakazan.ru
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз