Шәһри Казан

Казанда төнлә булган авариядә бер кешенең гомере өзелгән, 5 кеше зыян күргән

Казанның Яңа Савин районындагы авариядә бер кешенең гомере өзелгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына бу хәлне үз күзләре белән күргән кеше хәбәр итте.

7нче шәһәр клиник хастаханәсе матбугат сәркатибе мәгълүматлары буенча, тагын биш зыян күрүчене сырхауханәгә озатканнар.

Аларның икесе – 21 һәм 42 яшьлек ир-атлар, өчесе – 48, 22 һәм 19 яшьлек хатын-кызлар.

Реклама

Зыян күрүчеләрнең өчесен – травматология, берсен – нейрохирургия, тагын берсен хирургия бүлегенә китергәннәр.

Татар-информ
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: