Шәһри Казан

Казанда торак базары җанланып китте

Казанның Совет районында зур "Җиңү" торак комплексы кулланышка тапшырылуга әзерләнә. Үзенең социаль инфраструктурасы белән беррәттән, аның территориясендә 2 мең машина сыйдырышлы ике катлы җир асты паркингы булдырылган, киләчәктә ял итү паркын булдыру да күздә тотыла. Торак комплексының төзелеш барышын Казан Мэры Илсур Метшин карап кайткан, дип хәбәр итә kzn.ru.

Масштаблы "Җиңү" торак комплексы төзелеше 2013 елның маенда башланган иде. Төзүчесе - "Җиңү торак комплексы" ҖЧҖ. Төзелеш "Россия Сбербанкы"ның актив ярдәме белән алып барыла, әлеге банк аның төп партнеры булып тора, ул төзелеш өчен 3,6 млрд. сум күләмендә кредит бүлеп биргән.

Илсур Метшин берничә әзер фатирны карады. Фатирларның уртача мәйданы 62 кв.м. тәшкил итә.

"Җиңү"дә үзенең социаль инфраструктурасы булдырыла, торак комплекс территориясендә ял итү өчен шәһәр паркы ясалачак.

Март аенда 17-дән алып 23 блок-секцияле беренче төзелеш кулланышка тапшырылачак, аның әзерлеге 99% тәшкил итә, бары тик вак эчке эшләре генә калып бара. Беренче чираттагы калган секцияләрне тапшыру 2016 елда булыр дип көтелә, аларның әзерлеге 60-70% тәшкил итә.

Илсур Метшин Казанда торак төзелеше өлкәсендә уңай үзгәрешләр барганлыгын билгеләп үтте. "Торак базары шәһәрдә җанланып китте, төрле микрорайоннарда сатулар бара. Әгәр фатирларны сатып алалар икән, димәк, әлеге тармакта җанланыш бар, шул рәвешле эш урыннары сакланачак һәм салымнар керәчәк, ә иң мөһиме - яңа гаиләләр барлыкка киләчәк, алар фатир алып үз куышларын булдырачаклар", - диде Мэр.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: