Шәһри Казан

Казанда уздырылучы VI Бөтенроссия татар авыл эшмәкәрләре җыены делегатлары сәяхәткә кузгалдылар

Казанда уздырылучы VI Бөтенроссия татар авыл эшмәкәрләре җыены делегатлары Арча һәм Балтач районнарына сәфәргә кузгалдылар. Бу сәфәрдә "Татар-информ" хәбәрчесе дә катнаша.

Реклама

Делегатлар бу районнардагы эшмәкәрләр һәм авылларның үсеше белән танышачак. Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты хәбәр иткәнчә, авыл эшмәкәрләре җыенында 41 төбәктән 700 делегат катнаша.

Башкортстаннан Адлер Кәлимуллин җыенга килгәч, үзенең авылыннан 30 чакрым ераклыкта урнашкан эшмәкәр Юнир белән танышуын әйтте. Бу танышу ике делегат өчендә бик файдалы булып чыккан:

"Минем яшелчә базасы бар, ә Юнир бәрәңге үстерә. 30 чакрым ераклыкта гына яшәп, бер-беребезне белми идек. Татарстан безне бирегә җыеп таныштырды", - ди ул.

Юнир да бу файдалы танышуга бик шат булуын белдерде: "Минем соңгы елларда бәрәңге череде, сакларга урын юк. Адлерның базасы буш булган. Якын тирәдә торсак та, бер-беребезне белми идек", - ди ул.

"Мин бу җыелышта икенче ел катнашам. Быел үзем белән камера алып килдем. Биредәге хуҗалыкларда булган яңалыкларны төшереп китәргә җыенам", - дип сөйләгән Адлер Кәлимуллинул "Татар-информ" хәбәрчесенә.

Искәртеп үтик, авыл эшмәкәрләре форумы 2012 елдан бирле оештырыла.


Шәһри Казанга Telegramда язылыгыз

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 17 май 2018 - 11:28
    Өй салуның ние бар? - 2
  • Дәүләт Советы сессиясеннән ФОТОРЕПОРТАЖ 25.05.2018
  • Кремль яр буенда узган «Соңгы кыңгырау» бәйрәменнән ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Соңгы кыңгыраулар чыңлар вакыт җитте
  • Хәйрия концертыннан ФОТОРЕПОРТАЖ
  • «Үлемсез полк» маршында 165 меңнән артык кеше катнашты
  • Казанның Меньеллык мәйданында узган Җиңү парадыннан ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Суга сикерү буенча дөнья сериясе. Казан. 2018-FINA
  • 1 май митингыннан ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Тукайга багышланган шигырь бәйрәменнән ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Тукай премиясен тапшыру тантанасыннан ФОТОРЕПОРТАЖ
Соңгы комментарийлар
Интервью
  • 24 май 2018 - 16:56
    Рамазан ае уңаеннан бәйге башланды Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте "ТНВ" телеканалы белән берлектә Рамазан аена багышланган махсус бәйге игълан итте, диелә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат үзәге хәбәрендә.
    0
    0
    0
Ночной режим