Шәһри Казан

Казанда узган тәүлектә COVID-19 белән 44 авырып китү очрагы теркәлгән

27 гыйнварга булган мәгълүматларга караганда, Татарстанда СОVID-19ның барлыгы 15 707 очрагы теркәлгән.

Реклама

Татарстанда ковид белән авыруның 84 яңа очрагын теркәгәннәр, дип хәбәр итә инфекция белән көрәш буенча оперштаб.
"Алардан бер очрак - читтән кайткан кешедә ачыкланган, 83 - элемтә аша йоктырган. 25 кеше хастаханәгә озатылган, 59 өйдә дәвалану ала", - дип билгеләп үтелә хәбәрдә.
11 авыру- 18 яшьтән 30 яшькә кадәр, 31 кеше - 30 дан 50 яшькәчәләр арасында, җиде очрак - 50 дән 60 яшькәчәләр арасында, 17 хаста - 60 яшьтән 70 яшькә кадәр, 12 очрак - 70 тән 80 яшькә кадәр, алтысы - 80 яшьтән 90 яшькә кадәргеләр арасында.
Казанда әлеге чирне 44 кеше йоктырган, бишәр очрак Баулы, Яшел Үзән һәм Спас районнарында, өчәр авыру Алексеевск һәм Бөгелмә районнарында.
27 гыйнварга булган мәгълүматларга караганда, Татарстанда COVID-19ның 15 707 очрагы теркәлгән. Бөтен чорда 12 138 кеше (тәүлеккә 98 кеше) савыккан.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: